Кичә, 25 октябрьдә ,“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров эшлекле сәфәр белән Чистай районына булып кайтты. Сәфәр барышында республиканың муниципаль җәмәгатьчелеге башылгы район башлыгы Дмитрий Иванов блеән берлектәКече Талкыш авылында 50 урынлы мәдәният йортын ачуда һәм Чистай Выселкасы авылында авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасын сафка тапшыру тантанасында катнашты.