Мәскәүдә җирле үзидарә проблемалары һәм аларны чишү ысулларын тикшерәләр

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

31 октябрьдән - 1 ноябрьгә кадәр Мәскәүдә Гомумроссия муниципаль берәмлекләр Конгрессы форумы уза. Шушы чара уңаеннан Россия башкаласына илнең күпчелек төбәкләреннән һәм җирле үзидарә эшләре белән шөгыльләнүче төрле иҗтимагый оешмалардан делегацияләр җыелды.
Конференциягә Татарстаннан “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциясиясе рәисе Минсәгыйть Шакиров,ТР Дәүләт Советының дәүләт корылышы hәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин,”ТР муниципаль берәмлекләре Советы”Ассоцияциясенең башкаручы сәркатибе Александр Барышев,Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев hәм Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин килделәр.
Форум кысаларында Конгресс әгъзаларының гомуми җыелышы, территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең киңәйтелгән утырышы узачак. Биредә тематик мәйданчыклар да эшләячәк.
Бүген форумда катнашучылар законнар өлкәсендә җирле үзидарә өчен актуаль мәсьәләләрне, муниципальара хезмәттәшлекне, муниципаль-шәхсән партнерлык мәсьәләләрен тикшерделәр. Болардан кала ,”Муниципаль практикада иң  алдынгылар» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү дә булды. Җиңүчеләр исемлегендә Татарстаннан ике  муниципаль берәмлек кергән.

“Шәhәр төзелеше сәясәте, кешеләрнең яшәеш тирәлегендә уңайлылык тәэмин итү hәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү” номинациясендә Мөслим районының Мөслим авыл җирлегенә тиңдәшләр булмады.


Ә менә Лаеш шәhәре “Муниципаль берәмлекләр белән урында яшәүчеләр арасында кире элемтәне тәэмин итүдә, территориаль иҗтимагый үзидарә үсешен hәм гражданнарны үзидарәнең башка формаларына җәлеп итү” номинациясендә өченче урынга чыкты.
Аларга Россия Хөкүмәтенең дипломнары тапшырылды. Җиңүчеләргә акчалата премияләр федераль бюджеттан бүлеп биреләчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International