Бүген Казанның “Корстон” үзәгендә “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенең XII съезды булып узды. Шушы чарада Татарстан Республиксы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,Татарстан Республиксы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республиксы Президентының Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров, министрлыклар hәм ведомстволар башлыклары, республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары, территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре,Татарстанның җирле үзидарә органнары ветераннары hәм башка рәсми затлар катнашты.
Форумның көн тәртибенең төп соравы итеп “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассциациясенең яңа рәисен сайлау мәсьәләсе каралды. Ачык тавыш бирү юлы белән әлеге урынга бертавыштан Әгъзам Гобәйдуллин сайланды.Ул бу урында, авыру сәбәпле,үз вәкаләтләрен вакытыннан алда тәмалаган, җирле үзидрә системасы үсешенә сизелерлек өлеш керткән Минсәгыйть Шакировны алыштырды.
Үзенең җавап сүзендә Әгъзам Гобәйдуллин, күрсәткән олы ышаныч өчен, форум делегатларына рәхмәтен белдерде hәм республика муниципаль җәмәгатьчелеге эшен үстерүгә зур көч салачагын ассызыклады.