Әсгать Сәфәров “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенең яңа Рәисен тәкъдим итте

2017 елның 22 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президентының Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенең яңа Рәисен - Әгъзам Гобәйдуллинны коллектив белән таныштырды.
Исегегезгә төшерәбез, элеккеге Рәис Минсәгыйть Шакиров, авыру сәбәпле,үз вәкаләтләрен үтәүне вакытыннан элек тәмамлаган иде.
Муниципалларның яңа лидеры кичә Ассоциациянең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган XII съездында сайланды. Спас районы башлыгы Камил Ногаев тәкъдим иткән бердән-бер кандидат - Әгъзам Гобәйдуллинны форум делегатлары бертавыштан сайладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International