Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалының татар телендәге “Адымнар” аналитик программасы корреспондентлары белән очрашты һәм республикада җирле үзидарә үсеше уңаеннан үз фикерләрен җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, Ассоциация Рәисе булып Әгъзам Гобәйдуллин “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенең XII съездында бертавыштан сайланды. Бу чара кичә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Мәгълүм булганча, республика муниципаль җәмәгатьчелегенең элеккеге лидеры Минсәгыйть Шакиров үз вәкаләтләрен,авыруы сәбәпле, вакытыннан элек тәмамлады.