Бүген Казан федераль университетының Дәүләт hәм муниципаль идарә Югары мәктәбендә муниципаль берәмлекләр hәм шәhәр округлары башлыклары өчен террорчылыкка каршы эшчәнлекне оештыру нигезләрен өйрәнү буенча беркөнлек укыту семинары эшли башлады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының Матбугат хезмәте.
Курсларны ачу чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров,”Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин, министрлыклар hәм ведомстволар башлыклары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, террорчылыкка каршы профилактика илебез җитәкчелеге тарафыннан милли куркынычсызлыкның, икътисадны модернизацияләүдә hәм социаль-икътисади үсештә дәүләт сәясәтенең иң әhәмиятле юнәлеше итеп карала.
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, террорчылыкка каршы көрәш мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы мунициципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары белән җыелулар аларга террорчылыкка каршы көрәш турында тиешле мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.
Ул семинарда катнашучыларның барысына да конструктив фикер алышу һәм уңышлы эшләр теләде. «Көчләребезне туплап кына без террорчылыкка нәтиҗәле каршы тора алачакбыз. Ышанам, бу җыелулар барышында алган белемнәрегез террорчылыкка каршы көрәштә файдалы булачак» - дип ассызыклады сүзенең азагында Рөстәм Миңнеханов.