“ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе,ТР сәүдә-сәнәгать палатасы hәм ТР икътисад министрлыгы белән килешү төзеде.

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә Казанда Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары hәм партнерлары белән традициягә кергән очрашу уздырылды..
Республика кәсәбәчеләре җәмәгатьчелеген Яңа ел алдыннан котлау өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин килгән иде.
Шушы тантана кысаларында эшмәкәрлек өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү ниятендә Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы,Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы hәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе арасында өч яклы килешүгә кул куелды. Документка Шамил Агеев, Артем Здунов hәм Әгъзам Гобәйдуллин имзаладылар.
Килешү Татарстан икътисадына туры инвестицияләр китерүгә hәм республикада эшмәкәрлекне үстерүгә уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International