Бүген Россия пенсия фондының Татарстан Республиксы буенча бүлегендә 2017 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды, 2018 елның бурычлары билгеләнде. Ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Россия Федерациясе пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин,”Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, республика министрлыклары hәм ведомстволары вәкилләре катнашты.