Яңа ел алдыннан хыяллар тормышка аша

2017 елның 29 декабре, җомга

Яңа ел балалар өчен аерата дулкынландыргыч, серле вакыйга. Буа якташлар җәмгыяте әнә шул серле вакыйганы гел истә тота, балалар тормышында аның чынлап та дулкынландыргыч вакыйгалар белән истә калуын кайгырта.
Шушы көннәрдә җәмгыять вәкилләре Буада яшәүче Лира Кошелеваның тәрбиягә алган сигез баласына Казанга нәкъ менә шулай истә кала торган сәяхәт оештырдылар. Алар шәhәр белән таныштылар, зоопаркка булып үттеләр. Ахырдан балаларга кунак чәе оештырылды һәм Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
Өлкәннәр юмартлыгын үзләре күтәргән күчтәнәчләр аша тойган балаларның  шатлыклы йөзләрен күрү үзе бер бәйрәм иде. Буалыларның шушы юмартлыгы hәр ике якка да сөенеч, шатлык китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International