Күптән түгел Лениногорск шәhәренең Шашин урамы,53 йорт ишек алдында Яңа ел бәйрәме шаулап узды.Бу бәйрәмне балаларга шәhәрдәге 11-нче территориаль иҗтимагый үзәге hәм “ЖилСервис» җәмгыяте уздырдылар.Аларга 19 –нчы номерлы йортлар идарәсе дә бик теләп булышты.
Кыш бабай,Кар кызы hәм башка урман кунаклары бизәлгән чыршы янында балаларны сәламләделәр. Бәйрәм ахырында Кыш бабай балаларга үз бүләкләрен тапшырды. Бу очрашу кунакларның барсын да шатландырды,дип хәбәр ителә «Лениногорск хәбәрләре» газетасы сайтында.