Торак-коммуналь хуҗалыгында тарифларны җайга салу буенча онлайн семинар

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

“Креон” компаниясенең оештыру комитеты хәбәр иткәнчә, 2018 елның 13 мартында “2018-2019 елларда торак- коммуналь хуҗалыгында тарифларны җайга салу” Бөтенроссия гамәли онлайн семинары узачак.
Семинарның эшлекле программасы кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
– 2018 ел тариф кампаниясе. Яңа озак вакытлы чорга җайга салу.
– Су белән тәэмин итү (су бүлү) системаларын һәм җылылык белән тәэмин итү системаларын техник тикшерү уздыру тәртибе.
– Су белән тәэмин итү, су бүлү өлкәсендә җитештерү программаларын һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә төзекләндерү программаларын эшләү практикасы. Коммуналь комплекс предприятиеләренең инвестиция программаларын эшләү практикасы. Озак сроклы тарифларны җайга салганда төзәтмәләр хисаплылыгы, эш үзенчәлекләре.
– Индексацияләү ысулы белән кирәкле тулай керемне формалаштыру. Файданы саклау үзенчәлекләре.
– Кирәкле тулай керем формалаштыруның методик үзенчәлекләре. Төзәтмә формулалары куллану. Икенчел озак вакытлы җайга салу чорының ирәкле тулай керемен формалаштырганда беренчел озак вакытлы җайга салу чорында коммуналь комплекс предприятиесе эшенең факттагы параметрларын исәпкә алу.
Тагын да җентекле мәгълүматны проект җитәкчесе Владимиров Сергей Андреевичтан алырга мөмкин, тел. 8-925-862-55-83, +7(495)642-46-18, e-mail: oookreon@mail.ru.
Семинар программасы һәм анда катнашучы анкетасы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International