Әгъзам Гобәйдуллин Ютазы районында булып кайтты

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Шушы көннәрдә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Ютазы районына эш сәфәре кылды. 
Республиканың көньяк-көнчыгыш почмагына сәфәре вакытында Татарстан муниципаль берәмлекләре җәмгыяте башлыгы район муниципаль берәмлекләре башлыклары белән территорияләрне үстерүнең актуаль проблемаларын тикшерде. Әңгәмә барышында, аерым алганда, муниципаль районның барлык территориясендәге, аларның кайсы җирлектә булуына карамастан, карьерлардан файдалану мәсьәләсе күтәрелде. Моннан тыш, яклар терлек каберлекләрен һәм биотермик чокырларны капиталь төзекләндерү, яңа объектларны паспортлаштыру һәм кадастр исәбенә кую һ.б. мәсьәләләргә кагылдылар.
Әгъзам Гобәйдуллин шулай ук җыелганнарның игътибарын 2018 елда хәл итәргә тырышырга кирәкле киң бурычларга юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International