Муниципалитетлар территорияләрен комплекслы төзекләндерү турындагы федераль законга кул куелды

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

2017 елның 29 декабрендә Россия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 463-ФЗ номерлы Федераль законны имзалады.
Федераль закон белән, башкалардан кала, «муниципаль берәмлекләр территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләре», «территорияләрне төзекләндерү», «янәшә территория» һәм «төзекләндерү элементлары» төшенчәләре билгеләнә.
Җирлекләрнең, шәһәр округларының һәм шәһәр эчендәге районнарның төзекләндерү өлкәсендәге җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә тиешле муниципаль берәмлек территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен раслау, аларны үтәүне тикшереп тору, шулай ук күрсәтелгән кагыйдәләр нигезендә территорияне төзекләндерүне оештыру кертелгән.
Шулай ук территорияне төзекләндерү кагыйдәләрен раслау фәкать муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы компетенциясенә карый, дип билгеләнә.
«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында»  Федераль законда территорияне төзекләндерү кагыйдәләре белән җайга салырга мөмкин булган мәсьәләләр исемлеге беркетелә. Андый мәсьәләләргә, аерым алганда, биналарның, корылмаларның, төзелешләрнең, җир кишәрлекләренең милекчеләре һәм (яисә) башка законлы ияләренең янәшә территорияләрне карап тотуда катнашулары, шул исәптән финанслар белән катнашулары һәм гражданнар, оешмаларның төзекләндерү чараларын гамәлгә ашыруда катнашулары тәртибен билгеләү аерым муниципаль берәмлекләрнең табигать-климатик, географик, социаль-икътисади һәм башка үзенчәлекләреннән чыгып, территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләре белән җайга салынучы башка мәсьәләләр дә карала ала.
Территорияне төзекләндерү «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» Федераль законның берничә статьясын җайга салуы предметыннан төшереп калдырыла.
Россия Федерациясе шәһәр төзелеше кодексында бинаны, корылманы, төзелешне эксплуатацияләү өчен җаваплы затның, территорияне төзекләндерү кагыйдәләрендә билгеләнүче очракларда һәм тәртиптә янәшә территорияләрне карап тотуда катнашуы, шул исәптән финанс ягыннан да катнашуы бурычы беркетелә. Янәшә территорияләр чикләрен билгеләү тәртибе Россия Федерациясе субъекты законы белән урнаштырыла.
Федераль закон, башка вакытларда үз көченә керүче нигезләмәләрдән тыш, рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International