Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты «Россия шәһәрләрендә тормыш сыйфаты» проекты кысаларында шәһәр хакимиятен халык ничек кабул итүен бәяләде. Тикшеренүләр нигезенә 2017 елның ноябрь – декабрендә уздырылган сораштырып-белешүләр нәтиҗәләре ятты. Казан рейтингта тугызынчы урынны алды, Чаллы, Уфаны алга уздырып, 15нче позицияне биләде.
Алынган нәтиҗәләргә караганда, бүген халыкның яртысыннан күбрәге (52%) җирле хакимият шәһәрләрнең иминлеге һәм уңайлыгы өчен күп нәрсәләр эшли, дип уйлый. Икенче яктан, респондентларның күпчелеге җирле үзидарә органнарына йогынты ясау мөмкинлекләре җитми, дигән фикердә. Ә социаль һәм коммуналь хезмәтләр вәкилләренә, чиновникларга ришвәт бирмәүчеләр элеккечә үк күп.