Агымдалы елның февралендә Алабуга шәһәрендә урамнарны яктыртуны яхшырту буенча «Энергияне саклау» муниципаль программасы башлана. Аның кысаларында гадәти урам лампаларының 80 проценты светодиодлы яктырткычларга алмаштырылачак, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитеты мәгълүматларына таянып "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. Заманча яктырткычлар Тынычлык һәм Нефтьчеләр проспектларында, Мәскәү урамында, шулай ук кварталның эчке юлларында пәйдә булачак. Барлагы 5 мең светодиод яктырткычлары урнаштыру планлаштырыла.
«Бу байтак акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк, моннан тыш, аварияләр саны кимергә тиеш, аларны тизрәк бетерә алачакбыз, чөнки система автоматлаштырыла, кайсы кварталда ут сүнгәне күренеп торачак», –дип билгеләп үтте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Кирилл Мокшин.

Шул ук вакытта Алабугада республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага шәһәр урамнарын яктыртуны яхшырту эше дәвам итә. Соңгы берничә айда гына шәһәрдә 5 км урам уты челтәрен яңарттылар. Моңа 7 миллион сумнан артык акча сарыф ителде. Нәтиҗәдә Алабуга урамнарында яңа 264 яктырткыч һәм 80нән артык ут баганасы урнаштырылды.