Бүген Тукай районында традицион гражданнар җыеннары башланды, аларда җирле халык үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрә.
Беренче булып гражданнар алдында Борды һәм Мусабай-Завод авыл җирлекләре башлыклары хисап тота. Чараларда Үзәк район хастаханәсе, социаль яклау бүлеге, Җир һәм мөлкет мөнәсәбәтләре палатасы, газ һәм электр белән тәэмин итү хезмәтләре, Социаль иминият фонды вәкилләре дә катнаша.