Казанда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышы узды

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының җиденче киңәйтелгән утырышы булып узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы әлеге чара республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары сайтларында онлайн-режимда трансляцияләнде. Утырышта 400дән күбрәк кеше катнашты. Алар арасында “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да бар иде.
Чара барышында эшкуарларга бизнесны законсыз тикшерүләрдән яклау “Набат 24” проекты тәкъдим ителде. Моннан тыш утырышта катнашучыларга Советның проектлар төркеме эшләрен дә тәкъдим иттеләр. Шул исәптә продукциянең таләпләргә туры килүе декларациясен рәсмиләштергәндә ялгышлыкларны минимальләштерү, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләү тәртибе, торак күзәтчелеге органнары тарафыннан шикаятьләрне карау тәртибен камилләштерү, балаларны транспортта имин йөртүне оештыру, калдыклар белән эш итүгә лицензияләрне яңадан рәсмиләштергәндә таләпләрне аныклау, бизнесның экологик хисап бирүенә таләпләрне оптимальләштерү һ.б. кебекләре дә бар иде. 
“Без хәл итәргә тырышкан бурычлар һаман катлаулана бара. Шулай да, минем уйлавымча, болай фикер алышу безгә мәсьәләләрне чишәргә яки аларны формалаштырырга һәм федераль дәрәҗәгә чыгарга мөмкинлек бирә”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советы – эшкуарларның хакимият органнары белән хезмәттәшлеге мәйданчыгы ул, анда бизнес вәкилләре идеяләр, инициативалар, хәл итү һәм гамәлгә ашыру өчен көн үзәгендә торган мәсьәләләр тәкъдим итә. Эшкуарлар эш мохитен яхшырту, бюрократик процедураларны киметү буенча проектлар инициаторлары буларак чыгалар.
2015 елдан алып, Совет 70ләп проект төркеме булдырды, 3 меңнән артык эшмәкәрне һәм барлык министлыклардан, ведомстволардан 250дән күбрәк хакимият органнары вәкилләрен җәләп итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International