Бүген Казанда Дәүләт учреждениесе – Россия Федерациясеның Татарстан Республикасы буенча Социаль иминиятләштерү фонды (СИФ) төбәк бүлекчәсе Координация советы утырышы булды. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Төбәк бүлекчәсе эшенә йомгак ясауда шулай ук «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да булды.
Төп доклад белән чыгыш ясаган Татарстан Республикасы буенча СИФ бүлекчәсе идарәчесе Рамил Гайзатуллин, аерым алганда, Фондның 2017 елда җитештерүдә авыр бәхетсезлек очракларында зыян күрүчеләрне комплекслы тернәкләндерү башлангыч проектына 292 миллион сумнан күбрәк акча бирүен хәбәр итте. Бу 2016 елдагыдан 24,7 миллион сумга күбрәк.
«Бу акчалар исәбенә 1732 иминиятләштерелүче шифаханә дәвалавына 2 мең диярлек юллама, 298 мең индивидуаль яклау чарасы алды. 38 мең чамасы эш урыны шартларын махсус бәяләү уздырылды. 62 меңнән күбрәк хезмәткәр мәҗбүри медицина каравы үтте”. – дип белдерде Рамил Гайзатуллин. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тулаем алганда Татарстан Республикасы буенч СИФ бүлекчәсендә исәптә 131 мең иминиятләштерелүче тора, ә андагы хезмәткәрләр саны 1,4 миллион кешедән артып китә. 2017 елда финанс керемнәренең гомуми күләме 18 миллиард сумм тәшкил итте, иминиятләштерүнең ике төре буенча үз керемнәре 14 миллиард сумнан күбрәк, узган ел белән чагыштырганда үсеш - 1 миллиард сумм. Җыемнарның тулылыгы 99 процент тәшкил итте.
Рамил Гайзатуллин шулай ук 2017 елның 1 июленнән эшкә сәләтсезлек битенең электрон документ формасыннан файдалану мөмкинлеген күздә тоткан законның үз көченә керүен искә төшерде. Эшкә сәләтсезлек электрон битен (ЭЛН) бирү технологиясен кертү кысаларында Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә өйрәтүче семинарлар үткәрелде. Дәвалар учреждениеләре һәм иминиятләштерүчеләр социаль иминиятләштерү мәгъләмати системалары белән интеграцияләнү өчен үз программ продуктларын эшләп бетергәнчә, Фонд медицина учреждениеләре һәм иминиятләштерүчеләр өчен программ проектлар тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергәләп, 25 дәвалау учреждениесе хупланды, алар 31 декабрьгә кадәр 1662 ЭЛН бирделәр инде.
2017 ел башаннан Татарстанда 31 мең гражданнан теркәнләндерүнең техник чаралары һәм протезлар белән тәэмин итүгә 78 мең гариза алынды. Бу максатларга федераль бюджеттан 1 миллиард сум акча алынды. Торг үткәрүләр нәтиҗәсендә 2017 елда бүлеп бирелгән акчага 15 миллионнан күбрәк тернәкләндерү әйберләре сатып алынды.