Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров эштән китте

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Питрәч районын Илһам Кашапов җитәкли башлады.Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән кандидатураны депутатлар 18 гыйнвардагы район Советының чираттан тыш утырышында расладылар, дип хәбәр итә “Татцентр”. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Районны элек җитәкләгән Эдуард Дияров яңа эшкә күчүе сәбәпле үз теләге белән эштән китүе хакында гариза бирде.
Илһам Кашапов үзенең төп бурычлары итеп, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүне, гражданнарның эш һәм тормыш шартларын яхшыртуны саный. Төп юнәлешләрнең берсе итеп, район икътисадына инвестицияләр җәләп итү билгеләде.
Питрәч районы соңгы биш елда стабиль рәвештә республиканың иң яхшы 10 муниципаль берәмлеге арасына керә. Аерым алганда, ул кече һәм урта бизнесны үстерүдә лидерлар арасында (тулаем территориаль продуктта аларның өлеше 2016 елда 37% иде). Районда ел саен 100 мең квадрат метр торак сафка бастырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International