Казанда Татарстан ЗАГСының йомгаклау коллегиясе булды

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

2017 елда Татарстанда 26983 пар гаилә мөнәсәбәтләрен теркәде. Бу  хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) Идарәсе коллегиясендә аның башлыгы Альбина Шәвәлиева хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
Никахлар саны 5 процентка диярлек арткан. Милләтара никахлар саны арта – һәр дүртенче берлек шундый. Шул ук вакытта чит ил гражданнары белән никахлар саны кими, диде докладчы.
ЗАГС Идарәсе башлыгы билгәләп үткәнчә, Татарстанда никахлар һәм аерылышулар саны чагыштырмасы күрсәткече Идел буе федераль округында иң яхшысы. Республикабызда 1 никахка 503 аерылышу туры килә, ә Саратов өлкәсендә бу күрсәткеч – 640, Киров өлкәсендә – 711, илебез буенча тулаем – 800 дән артык.
Туу турында 48596 акт теркәлгән, бу 2016 елдагыдан 7785кә кимрәк. Былтыр туган балаларның яртысыннан күбрәге (51,3%) – малайлар.
Коллегия утырышы бүләкләр бирү белән тәмамланды. Аерым алганда, Ассоциация  Рәисе ЗАГСның иң яхшы хезмәткәрләрен Мактау грамоталары һәм «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International