Бүген Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогында Балык Бистәсе муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Утырыш барышында район Советы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфалары элек “Алабуга” игътисади зонасы” ААҖ генераль директоры урынбасары вазыйфасын биләгән Илдар Таҗетдиновка йөкләнде. Моннан тыш, Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев, башка эшкә күчүе сәбәпле, үз вәкаләтләрен өстеннән төшерүе хакында белдерде.
Әлеге чара турында җентекләбрәк монда белергә була.