2018 елда Татарстанда спорт объектлары төзү республика программасы буенча 86 яңа универсаль спорт мәйданчыгы, 16 модульле чаңгы базасы булдырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлык коллегиясенең йомгаклау тырышында министр Владимир Леонов хәбәр итте. Аның әйтүенчә, узган ел белән чагыштырганда республикада спорт объектлары төзү саны бераз кими. “2017 елда без 120 спорт мәйданчыгы һәм 11 чаңгы базасы төзедек. 2018 елда программа озайтыла”, – диде министр.
Хәзер Татарстанның спорт объектлары челтәре 11 мең диярлек корылманы берләштерә, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы.
Шушы минутларда Казанда узучы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова,”Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Асоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка рәсми затлар катнаша.