Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарын экстремистлык күренешләрен үз вакытында туктатырга чыкырды

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыг коллегиясенең 2017 елдагы эшенә йомгак ясау буенча утырышы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Коллегиядә чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының, аның алдында торган бурычларның катлаулылыгына һәм күләме зурлыгына күрә, хокук саклау системасында аерым урын тотуын билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов ведомство эшчәнлегендә иң иөһим һәм актуаль юнәлешләрнең берсе  дип экстремизмга, милли һәм раса күрәлмаучылыгын аздыруга каршы торуны атады. Ул Татарстан буенча ЭЭМ хезмәткәрләрен, хокук саклау һәм көч кулану структураларындагы хезмәттәшләре белән бергәләп, нәтиҗәле эш ысулларын активрак кертергә, теләсә-нинди экстремистлык күренешләрен – көчләүне, ксенофобияне, милләтчелекне пропагандалауны кисәтергә чакырды. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә,шулай ук әлеге деструктив эшчәнлеккә яшьләрне җәләп итәргә маташуларга каршы торырга, халыкара террорлык оешмалары белән бәйле затлар буеча эшләүне активлаштырырга кирәк.
Татарстан Президенты фикеренчә, террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәш яңача якын килүне тәэмин итә. Интернет һәм социаль челтәрләр гражданнарны протест акцияләре  һәм митинглар үткәрүгә җәлеп итүдә һаман ешрак кулланула, “Төсле технологияләр” дигән нәрсәне кулланырга маташулар да бар.
“Максатлары күренеп тора: гражданнар арасында каршылыклар тудыру, дәүләтнең конституцион нигезләренә һөҗүм, ахыр килеп – илнең суверинетитын какшату. Шуңа экстремистлар әзерләүче акцияләргә кичекмәстән җавап бирергә кирәк”, – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International