Узган елда Татарстанда 5 тоннадан артык искергән батарейкалар җыелган һәм үтилгә чыгарылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе уртак утырышында республика экология һәм табигать ресурслары министры Фәрид Әбделганиев хәбәр итте.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
“Махсус контейнерларның 60ын Казан шәһәре, 40ын Чаллыда урнаштыру планаштырыла”, – диде министр. Бу хакта “Татар-информ агентлыгы хәбәр итте.
Фәрид Әбделганиев билгеләп үткәнчә, очраклы чүп-чар өемнәре Татарстанда еш кына бакчачылык һәм дача ширкатьләре тирәсендә, махсус җиһазланган мәйданчыклар булмаганлыктан барлыкка килә. Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча бүген республикада өч еллык программа тормышка ашырыла. 2017 елда аның буенча республиканың алты муниципаль районында 150 контейнер мәйданчыгы җиһазланды инде.