Татарстанда муниципаль архивларны капиталь төзекләндерү эше  дәвам итәчәк

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Казанда Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты коллегиясе булды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе Фәрхат Хөснетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты. «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясеннән утырышта башкаручы сәркатип Александр Барышев булды.
Коллегия  утырышында чыгыш ясап, Алексей Песошин Татарстанда барлык дәрәҗәдә архив эшен яңадан оештыру буенча җитди эш баруын билгеләп үтте. Республикада архив эшен үстерү буенча 2016-2020 елларга кабул ителгән программа инде өченче ел гамәлгә ашырыла. Архивларның матди-техник базаларын ныгыту, заманча җиһазлар сатып алу, архив документларын фәнни өйрәнү, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү өлкәсендә билгеле бер казанышлар бар – әлеге эшләрне финанслауның гомуми күләме 2017 елда 258 миллион сум тәшкил итте. Архивчыларның хезмәт хакы артты, ул икътисад буенча уртача дәрәҗәгә якынлашты һәм 29,5 мең сумга җитте. Республика бюджетыннан беренче буларак муниципаль архивларга грант белән ярдәм итүгә акча бирелде.
“Архив документларын саклау шартларын яхшырту буенча зур эш алып барыла, – диде Алексей Песошин. – 2017 елда гына да архивларны капиталь төзекләндерүгә 444 миллион сум акча бүлеп бирелде, 2016 елдагы акчалар белән бергә исәпләгәндә бу сумма 600 миллионнан артып китә». 2018 елда архивларны төзекләндерү программасы дәвам итәчәк, дип ышандырды Премьер-министр. Тулаем алганда, ул ведомство эшен уңай бәяләде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International