Татарстанның дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының 2018 елга уртак чаралар Планы расланды

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Узган елның декабрендә Казан шәһәрендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясенең XII съезды булып узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы бу киң масштаблы форумга муниципаллар, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, министрлыклар һәм ведомстволар, җәмәгать оешмалары вәкилләре җыелды. Чара барышында 2017 елда республика муниципалитетларын үстерү тәҗрибәсе анализланды һәм гомумиләштерелде, җирле үзидарәне тагын да үстерүгә, бүген халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән байтак кызыклы тәкъдимнәр яңгырады.
Алар «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясенең XII съезды нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының уртак чаралар планы" проектына нигез салдылар. Килештерү процедураларыннан соң ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланды. Әлеге документ, федераль һәм республика программалары, республика һәм муниципаль берәмлекләр бюджетлары белән беррәттән, төп эш планы булып тора. Программа пунктларын үтәү дәрәҗәсен характерлаучы күрсәткечләр республика дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының уртак эш нәтиҗәләрен бәяләүче критерийлар ролен үти.
Әлеге Планга кертелгән бурычлар, ә аларның саны быел 32, гадәттәгечә, муниципалитетларның төрле эшчәнлек өлкәләрен үз эченә ала. Шул ук вакытта, тормыш аларны үтәүнең төрле срокларын билгели: кайбер бурычларны оператив хәл итәргә була, икенчеләре озак вакытка исәпләнгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International