2017 елда Татарстанда 2,4 миллион квадрат метр торак файдалануга кертелде. Шул ук вакытта республикада төзелеш эшләренең күләме 356,4 миллиард сум тәшкил итте. Бу мәгълүмат бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-куммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясендә игълан ителде.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, «Торак- коммуналь хуҗалыгын реформалауга ярдәм фонды» ДК генераль директоры Константин Цицин, Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Хәмит Мәвлияров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты. Интернет буенча утырышны турыдан-туры трансляцияләү алып барылды.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин үз докладында соңгы 7 елда Татарстанның ел саен 2,4 миллион квадрат метр торак кертүен билгеләп үтте. Бу төзелеш оешмаларын эш белән тәэмин итәргә һәм торак бәясен сакларга мөмкинлек бирә. 2018 елда 2 миллион 403 мең квадрат метр торак йортларны файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Төзелеш өлкәсендә төп темаларның берсе булып, алданган өлешләп төзүдә катнашучылар проблемасы тора. Соңгы 10 елда республикада 111 проблемалы объектны төзү тәмамланган, аларда 13738 өлешләп төзүче фатир алган. 2017 елда 1004 гаилә өчен шундый 6 йорт тапшырылган. Эш дәвам итә. Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, иң якын көннәрдә махсус Алданган өлешләп төзүчеләргә булышлык фонды төзеләчәк. Ул проблемалы объектлар буенча барлык эшләрне координацияләчәк.
ТКХ өлкәсенә килгәндә, республикада гомуми мәйданы 68,7 миллион квадрат метрлы 17515 күпфатирлы йорт эксплуатацияләнә. Аларга 308 идарәче компания, 866 ТСЖ һәм 262 ЖСК идарә итә.
Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, республикада торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләргә түләү дисциплинасы югары: жыемнар дәрәҗәсе 98,6 проценттан төшми. 2017 елда ул 99 процент булды. Электрон түләүләр өлеше бу елда 10 проценткака үсте һәм ТКХ өчен барлык түләүләрнең 44,1процентын тәшкил итте.
“Татарстанның төзелеш комплексы – икътисадның иң эре секторларының берсе, аңа республикада тулаем өстәмә бәянең 10 проценты туры килә, – дип ассызыклады үз чиратында Премьер-министр. – Төзелештә эш көчләренең 7,9 проценты мәшгуль. Төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Татарстан Идел буе округы төбәкләре арасында беренче урында. Былтыр төзелешкә җибәрелгән инвестицияләр 7 миллиард сумга җитте", – диде ул.
Коллегия дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.
Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары файдаланылды.