Шушы көннәрдә Актаныш якташлыгы Казан шәһәрендә татар эстрадасының легендар җырчысы Әлфия Авзалованы искә алу кичәсен оештырды.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә узган бу чарада оештыручыларга һәм кичәдәге тамашачыларга видеомөрәҗәгать белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимир Шәймиев чыкты. Аерым алганда, ул легендар җырчының иҗаты бөтен дөньяга таралып яшәгән татар халкын берләштерүен билгеләп үтте.
Шуны да исегезгә төшерәбез, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалова 2017 елның 15 июнендә, озакка сузылган авырудан соң, якты дөньядан китте. Ул Казандагы Яңа Татар бистәсе зиратына күмелде.