2017 елда Татарстан дәүләт сатып алулары 127,6 миллиард сум тәшкил итте. Шуннан 31 миллиард сумнан күбрәге муниципаль заказчыларга туры килә. Сәүдә барышында барлыгы 3,04 миллион сум экономияләнде. Шул исәптән муниципаль заказчылар 1,3 миллиард сумны янга калдырды. Татарстан Республикасы сатып алулар Дәүләт комитеты йомгаклау коллегиясендә шундый саннар китерелде.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Россия финанс министры урынбасары Алексей Лавров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
«Сатып алуларның нәтиҗәлелеге бюджет акчаларын янга калдыру белән генә түгел, товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфаты белән дә билгеләнә. Монда кат-кат үлчәп карарга кирәк», – диде үз чыгышында Алексей Песошин, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.