2017 елда Татарстанның консолидацияләнгән бюджетыннан республика мәдәни өлкәсе ихтыяҗларына 13,7 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Аның 8,9 миллиард сумы республика бюджетыннан иде. Тагын “уртак казанга” 4,8 миллиард сумны муниципаль бюджетлар өстәде.
Болар һәм тагын бик күп нәрсәләр хакында 22 гыйнварда булган Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә әйтелде. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында узган бу чарада «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе башкарма секретаре Александр Барышев та бар иде.