Татарстанга туристлар агымы  үсә

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

2017 елда Татарстанга туристлар агымының гомуми күләме алдагы ел белән чагыштырганда 7 процентка артты һәм 3,1 миллион кешегә җитте. Бу тармакны үстерүгә республика бюджетыннан 160 миллион сум, былтыргыдан ике тапкыр күбрәк, акча сарыф ителгән иде. Бу саннар Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында китерелде. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Чарада «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясеннән башкарма секретарь Александр Барышев булды.
Алексей Песошин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, туристлык өлкәсендә күрсәткечләрне саклап калу һәм яхшырту өчен республикага тагын да зур көч һәм ресурслар кирәк булачак.
“Татарстанның туристлык картасы байтак үзәкләрдән тора. Казан, Болгар, Свияжск үсеше белән бергә, Алабуга, Чистай, Тәтеш тә әйбәт нәтиҗәләргә ирешә”, – диде Премьер-министр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International