2017 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә каты көнкүреш калдыкларыннан 77 өем табылды. Бу сан Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсенең һәм Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты Баш ветеринария идарәсенең киңәйтелгән коллегиясендә аталды. Игенчеләр сараенда булган әлеге чарада «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
Үз чыгышында «Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы җирләрендә каты көнкүреш калдыкларыннан санкцияләнмәгән өемнәр бүген муниципаль берәмлекләрдә иң киң таралган җитешсезлекләрдән санала.
«Чүп-чар өемнәренең күбесе Буа, Яңа Чишмә һәм Чистай районнарында табылды. Бу тәртипсезлекләр турында мәгълүмат барлык муниципаль районнар башлыкларына һәм район прокуратураларына җиткерелде. Бу юнәлештә эш барышында барлык өемнәр бетерелде», – диде Нурислам Хәбипов, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.