Казанга ике көнлек эш сәфәре белән Россия Президенты Владимир Путин килде.
Кичә дәүләт башлыгы илебезнең мөселман руханилары һәм Болгар ислам академиясе җитәкчеләре белән очрашты. Анда дини белем бирүнең бөтен системасын формалаштыру һәм илебез дини тәгълиматы мәктәбен үстерү мәсьәләләре каралды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.
Владимир Путинның эш сәфәре планына шулай ук С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булу да кергән. Ул монда модернизацияләнгән Ту – 160 М очкычының күрсәтмә очышын күзәтәчәк һәм предприятие эшчәннәре белән аралашачак.
Моннан тыш, дәүләт башлыгы Россия студентлары көненә туры китереп оештырылган “Бергәләшеп, алга!” студентлар клубларының Бөтенроссия форумында катнашачак, Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтында булачак. КФУда ул инновацияле медицина укытуы үзәген карар һәм илнең әйдәп баручы югары уку йортлары белән телекүпер үткәрер, дип көтелә. Бу чара академик мобильлек, вуз тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләләренә һәм Россиядә студентлар тормышының башка аспектларына багышлана.
Шулай ук Владимир Путинның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашуы планлаштырылган.