Россия Президентын сайлауларга әзерлек һәм аны уздыру кысаларында Татарстанда территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе оештырган өйрәтүче семинарлар бара. Алар 16 гыйнварда башланып китте һәм февраль ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Бу атнада семинарлар Чүпрәле, Буа, Кукмара, Балтач муниципаль районнарында булды. Бүген, 25 гыйнварда, Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары сайлау комиссияләре әгъзалары белемнәрен күтәрә.
Семинарларда «мобиль сайлаучы» – ялда, командировкада булган яисә теркәлгән урында яшәмәүче гражданнар белән эшләүгә аеруча әһәмият бирелә. Тавыш бирүдә катнашу өчен әлеге сайлаучыларга күпфункцияле үзәктә яки территориаль сайлау комиссиясендә 31 гыйнвар – 12 мартта, ә 25 февральдән – теләсә-кайсы участок сайлау комиссиясендә гариза тутырырга кирәк.
Укыту шикаятьләрне, гаризаларны карау, сайлаучылар исемлеге һәм беркетмәләр белән эшләүне дә үз эченә ала. Дәресләр сайлау комиссияләре әгъзаларының турыдан-туры тавыш бирү көнендәге гамәлләрен җентекләп эшләүгә юнәлтелгән эшлекле уен белән тәмамлана.