Бүген көннең икенче яртысында “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Биектау муниципаль районында булды, анда авыл җирлекләре башлыклары белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Бу чарада район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе вәкилләре, Советның җаваплы затлары һәм район финанс хезмәте вәкилләре катнашты.
Киңәшмә кысаларында республика муниципаль берәмлекләре җәмәгатьчелеге башлыгын районның 2017 елдагы социаль-икътисади үсеше йомгаклары белән таныштырдылар. Очрашуда шулай ук җирле үзидәрәне үстерүнең күп кенә мәсьәләләре тикшерелде. Аерым алганда, җирлекләр башлыклары Әгъзам Гобәйдуллинның игътибарын юлларны кышын карап тоту һәм хезмәт автомобильләрен эксплуатацияләү, яшь гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен бер категориядән икенчесенә күчерү, скважиналарны лицензияләү, карьерларны рекультивацияләү, гидротехник корылмаларның техник документларын рәсмиләштерү һ.б. проблемаларга юнәлтеләр.