Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләрен үзгәртү турында инициатива күрсәтү хакында» 2018 елның 23 гыйнварындагы 31 номерлы Карарына кул куйды.
Документта Казан шәһәре территориясен Питрәч муниципаль районының Кощак авыл җирлеге исәбенә киңәйтергә тәкъдим ителә. Бу җирлек составына Кощак, Званка, Иске Кощак һәм Царево авыллары керә. Муниципалитетларның чикләрен үзгәртү турында карарлар кабул иткәндә җирле халыкның фикере исәпкә алыначак.