Татарстанда бер үк вакытта ике яңа бассейн ачылды

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Бүген Казанның Дәрвишләр бистәсендә “Ракета” йөзү бассейнын тантаналы ачу булды. Бистә халкының шатлыгын уртаклашырга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) башлыгы Хулио Маглионе һәм башка рәсми хатлар килгән иде.
Иртән шул ук вакытта Балтач муниципаль районының Балтач бристәсендә яңа “Дулкын” бассейны ишекләрен ачты. Комплекс федераль максатчан программасы буенча төзелде һәм көн саен 240ка якын кешене кабул итә ала. Аның тренажерлар залында бер үк вакытта 17 кеше шөгыльләнергә мөмкин.
“Дулкын” бассейнын ачу церемониясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм башкалар катнашты. 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International