Рөстәм Миңнеханов Казанда республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Татарстанда узган елда 35,8 миллион тонна нефть чыгарылды, бу 2016 елдагы дәрәҗәнең 101 процентын тәшкил итә. 28,5 миллион тонна «Татарнефть» компаниясенә туры килә, «кара  алтынның» калган өлешен чыгаруны кече нефть компанияләре тәэмин итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән йомгаклау киңәшмәсендә шундый саннар китерде. Хөкүмәт йортында булып үткән әлеге киңәшмәдә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International