Татарстанда халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү буенча республика максатчан программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның кысаларында, аерым алганда, 2017 елда гына да урыннарда 42 фельдшерлык-акушерлык пункты төзелде.
Аларның берсе Чүпрәле районның Кече Уби авылында август аенда ачылды. Яңа пункт авылда яшәүче 347 кешегә чын мәгънәсендә бүләк булды.
Программа чүпрәлеләрне быел да әйләнеп узмады. Хәзер Татар Төкесе авылында шундый ук төзелеш тәмамланып килә. Ул районда әлеге программа нигезендә корылган унынчы ФАП булачак.