Бүген Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм киләчәккә эш фронты билгеләде. Утырышта «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, 2017 елда халыкның медицина ярдәменнән канәгатьлеге гомуми дәрәҗәсе 75,5 процент тәшкил итте. Ул баш табибларга быел да социаль челтәрләр һәм мессенджерлар аша үз хастаханәләре турындагы фикерләрне җыярга кушты.
«Ышанам ки, безнең тармак мөмкинлекләре Президент куйган канәгатьлек дәрәҗәсен башлангыч буында 30 процентка арттыру бурычын үтәргә мөмкинлек бирә. Һәр баш табиб алдында шундый бурыч куям», –диде Гадел Вафин, дип хәбәр итә «Татар-информ».