Казанда республика кулланучылар җәмгыятьләре хисап-сайлау омуми җыелышы булды

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Казанда Татарстан Республикасы кулланучылар кооперациясе оешмалары берлегенең хисап-сайлау гомуми җыелышы булды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, республика кулланучылар кооперативларының сәүдә эшчәнлеге уртак күләме 2017 ел йомгаклары буенча 22,9 миллиард сумлык булды, бу 2016 елдагыдан 16 процентка күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International