Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз Указы белән Кайбыч муниципаль районының Коланга авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗановны “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен” медале белән бүләкләде. Фидаил Тәлгать улына дәүләт бүләге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидәрә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә лаеклы өлеш кертүе өчен бирелде.
Фидаил Нигъмәтҗанов Коланга тимер юл станциясе бистәсе, Беляево һәм Түбән Коланга авылларын берләштергән муниципаль берәмлек белән 2002 елның октябреннән бирле җитәкчелек итә.