Чаллы шәһәрендә ТР Юл хуҗалыгы министрлыгының күчмә коллегиясе булып узды

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Узган шимбәдә Чаллыда Татарстан Республикасы Юл хуҗалыгы министрлыгының 2017 ел йомгаклары буенча киңәйтелгән күчмә коллегиясе булып узды.Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия транспорт министры Максим Соколов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Утырыш башланганчы анда катнашучылар юл техникасы һәм автотранспортның заманча яңа үрнәкләре күргәзмәсен карадылар.
Коллегия утырышында чыгыш ясап,  Рөстәм Миңнеханов ведомствоның узган елгы эшенә югары бәя бирде, бу тармакның республика өчен бик мөһим булуын билгеләп үтте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International