Тәтеш муниципаль районында авыл җирлекләренең иҗади хисаплары бара

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Тәтеш муниципаль районында авыл җирлекләренең электән килгән иҗади хисаплары бара. Үзара алмашынып уздырылучы бу концертлар 2017 елның 23 ноябрендә башланып китте һәм 2018 елның 26 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Алар авыл халкына шатлык бүләк итә,талантларны ача, дуслыкны ныгыта, халык иҗатын үстерүгә этәргеч бирә.
26 гыйнварда Кече Әтрәч авылы Мәдәният йортында Байраш авыл җирлеге үзешчән артистлары чыгыш ясады. Әтрәчлеләр кунакларны авыл тарихын һәм кешеләр язмышын чагылдырган тематик күргәзмә әзерләп каршыладылар. Декоратив-гамәли иҗат әйберләре һәм милли аш-сулар да күркәм өстәмә булды. Җирле осталар кызыксынучыларга чигү-бәйләү, эрләү буенча мастер-класс күрсәттеләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International