Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы 2017 елда республиканың 20 авыл җирлегендә 3015 кешегә түләүсез юридик ярдәм күрсәтте. Чагыштыру өчен: 2016 елда шундый ук юридик консультация 26 авыл җирлегендә 2297 яшәүчегә ясалган иде.
Бу белешмәләр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы материалларында китерелә. Әлеге утырыш бүген Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнашында булып узды. Чарада “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
Татарстан авылларында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм “Татарстан Республикасы гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законын һәм Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасында юридик ярдәм күрсәтү һәм халыкны хокукый агарту системасын үстерү чаралары турында” 2010 елның 22 мартындагы УП-156 номерлы Указын гамәлгә ашыру кысаларында күрсәтелә.
Гражданнарны хокукый мәсьәләләр буенча консультацияләү максатында министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар белгечләреннән мобиль мәгълүмати-консультатив төркем төзелгән. Аңа, аерым алганда, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Юридик идарәсе вәкилләре дә керә. 25 гыйнварда әлеге төркем Лаеш муниципаль районының Комлы Кавал авыл җирлегендә һәм Лаеш шәһәрендә күчмә кабул итү үткәрде.