Бөгелмә муниципаль районының Березовка авыл җирлегендә “Минем авылым – минем Татарстаным” ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган җирлекара социаль-мәдәни эстафета старт алды. "Үзәкләштерелгән район клублар системасы” МБУсе тарафыннан гамәлгә ашырылучы яңа иҗади проект (авторы – Ибәтуллина И.П.) Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләре коллективларының иҗади проектларына ярдәм итү өчен Республика грантлар алу конкурсында җиңүче һәм грант алучы булып тора, дип хәбәр ителә муниципаль берәмлек сайтында.
Эстафетаның киләсе этабы 4 февральдә Подгорный авыл җирлегенең Соколка Мәдәният йортында узачак.
“Минем авылым – минем Татарстан” дигән җирлекара социаль-мәдәни эстафета өч елга исәпләнгән мәдәни марафонның башы булыр һәм Бөгелмә муниципаль районы авылларын үстерүгә, тарихларын торгызуга юнәлтелер, дип көтелә.