Кәкрекүл авыл җирлеге башлыгы күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бүләкләнде

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә күпъеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә лаеклы өлеш кертүе өчен Аксубай муниципаль районының Кәкрекүл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләде.
Сергей Сергеевич составына Кәкрекүл, Югары Баланда, Түбән Баланда, Яңа Александровка авыллары, шулай ук Аксубай урман заводы бистәсе кергән муниципаль берәмлек белән 2006 елның 1 гыйнварыннан җитәкчелек итә. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International