Интернетка киң поласалы керү дәрәҗәсе 2017 елда Татарстанда 1 процентка артты. Бүген бу күрсәткеч 76 процент тәшкил итә. Wi-Fi буенча Интернетка керү республиканың 246 мең кеше яшәүче 676 авылында тәэмин ителгән.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә шундый белешмәләр игълан ителде. Төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы бинасында узган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бер үк вакытта Татарстанда чыбыклы телефон элемтәсеннән файдаланучылар саны кими. Узган елда гына да урыннарда стационар телефоннар ияләре 45 меңгә кимеде. Аларны бүген республикада барлыгы 804,7 мең абонент эксплуатацияли.