“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинның әтисе Геннадий Федорович Калинкинның вакытсыз үлеме сәбәпле тирән кайгысын уртаклашты.
“Сезнең белән бергә кайгырабыз һәм иң якын кешегезне югалту ачысын уртаклашабыз. Авыр туфрагы җиңел булсын”, – диелә республиканың муниципаль җәмәгатьчелеге башлыгы хатында.