Татарстанга эш визиты белән Башкортостан делегациясе килде

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

29 – 30 гыйнвар көннәрендә Татарстанда эш сәфәре белән Башкортостан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре делегациясе килде. Кичә кунаклар Башкортостан Республикасы икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Лилия Мәҗитова җитәкчелегендә Әлмәт һәм Чистай муниципаль районнарында булдылар. Бүген көннең беренче яртысында делегация Татарстан Республикасы Ивестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшччәнлекләре белән таныштылар.
Кунаклар шулай ук «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясендә булып киттеләр. Ике яклы очрашу барышында республиканың муниципаль җәмәгатьчелеге башлыгы Әгъзам Гобәйдуллин "ут күршеләргә" республикабызда җирле үзидарә системасы турында сөйләде, Ассоциация эшчәнлеге белән таныштырды. Яклар шулай ук ике төбәкнең муниципаль берәмлекләре эшчәнлегендәге актуаль сорауларны тикшерделәр. Аерым алганда, урыннарда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, халыкның җирле үзидарәне оештыруда катнашуы һ.б. мәсьәләләр күтәрелде. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының, Ассоциациянең җаваплы хемәткәрләре, Югары Ослан, Биектау һәм Теләче муниципаль районнары вәкилләре катнашты.
Башкортостан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре делегациясенең Татарстанга визиты Югары Ослан муниципаль районына бару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International